Үзенең гасырлык юбилеен ул яраткан гаиләсе белән бергә каршылый.
Питрәч районы җитәкчелеге исеменнән аны изге теләкләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова, район ветераннар советы председателе Эльгиза Фәйзуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәйзрахманова котладылар.
Анна Филипповна гомере буе колхозда эшләгән. Ул бригадир да булган, склад җитәкчесе дә. Һәрвакыт мактаулы хезмәткәр булып, тормыштан да уңган. Ире Григорий Николаевич белән дүрт бала үстергәннәр. Аның 6 оныгы, оныкчыклары бар.
Фото: Пестречинский муниципальный район
Нет комментариев