«Ботка пешерү ул туклану гына түгел»: Сәвәләйдә Боламык бәйрәме узган
Зәй районыныңы Сәвәләй авылы Боламык бәйрәмен саклап килүче һәм узгаручы бердәнбер авыл. Әлеге йола турында Сәвәләй мәдәният йорты Ләйлә Сабаева язды.
Керәшеннәр өчен Боламык бәйрәме — Питрау, Тройсын һәм башка дини бәйрәмнәр кебек төп бәйрәм. Боламык бәйрәменең икенче исеме — Чүк дип атала, Сәвәләйдә аны яшьләр бәйрәме диеп тә атыйлар. Сәвәләйләр Боламык бәйрәмен Тройсыннан соң уздыралар. Элек бу бәйрәмне яшьләр, якын тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр. Милли киемнәр киенеп, җырларын җырлап, яшьләр төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда танышканнар.

Боламык — яңгыр боткасы пешерә торган йола. Яңгыр яумаган, корылык килгән җәйләрдә, авыл өлкәннәре җыелып, су буенда, берничә казанда ботка пешереп, табигать көчләреннән «яңгыр яусын, игеннәр мул үссен» дип сорап келәү укыганнар. Ботка белән сыйланып алгач, без, авыл балалары чиләкләргә су тутырып, урамда кичкә кадәр су сибешә идек. Ул көнне су белән коенган кешеләр безгә, балачагаларга карата үпкә белдермиләр, бары тик яңгыр гына яусын диеп телиләр иде. Көтү кайтканчы су сибешә торгач, авыл коеларында су калмый иде. Чүк узгарган көнне яңгыр яумаса да, бер ничә көннән ява иде.

Быел «Боламык» йоласы иртән үк башланып китте. Гадәттәгечә аны Римма Тюлиганова, Светлана Артемьевна, Петровлар гаиләсе һәм башкалар башлап җибәрде. Дүрт урынында йоласына туры китереп боламык боткасы пешерелде. Сәвәләй боламыгын ашамаган кеше күпне югалтадыр.
Ботканың тәмен белергә, сәвәләйләрне, кайткан кунакларны котларга Зәй район башлыгы урынбасары Пётр Сергеевич Уразайкин да килгән иде.
«Ботка искиткеч тәмле булган, рәхмәт сезгә сәвәләйләр шундый ачык күңелле, кунакчыл, бердәм булганыгыз өчен», – дип матур теләкләрен җиткерде Петр Сергеевич.
«Ботка пешерү ул туклану гына түгел, ә авылдашларның бергә күмәк булып җыелулары, аралашулары, балаларга, оныкларга, киләчәк буынга йоланы мирас итеп калдырулары, күңеллләрне үсендерә», – дип әйтә авыл башлыгы Сергей Маклаков.
Чынлап та, боламык боткалары һәр урында да бик тәмле булып пешкән иде. Авыл халкы рәхәтләнеп сыйланды. Иман әйтеп, яхшы теләк теләп пешергән боткаларыбызның әҗерен күрик. Илләр тынычлансын, игеннәр уңсын. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк йола тәмамлануга сүлпән генә итеп яңгыр да явып китте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев