Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Биектауда Россия көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә Керәшен йорты да эшләде

Россия көнен быел Биектауда Россиядәге халыклар бердәмлеге елына багышлап оештырдылар. Шунлыктан Биектауның Җиңү паркындагы бәйрәмдә бу районда яшәүче халыкларның милли йорт-палаткалары урнаштырылды.

Җиңү паркындагы бәйрәмдә татар, керәшен, рус, чуваш, удмурт кебек халыкларның милли йорт-палаткалары урнаштырылды. Керәшен йортының хуҗабикәсе Биектауның 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучы Нина Тимофеева иде. 

Бәйрәмгә килүчеләр керәшеннәрнең элгәреге көнкүрешен күзалласыннар өчен, ул Керәшен йортын чигүле әйберләр белән бизәде. Алар арасында Теләче районының Субаш авылында гомер иткән әнисе Мария Максимовадан (1930 елгы) Нинага мирас булып калган чигүле кашагалар, сугылган бистәрләр дә бар иде. Керәшен йорты янында тукталучылар элек керәшен хатын-кызларының ничек киенгәнен күрсеннәр өчен, Нинаның кызы Елена өстенә әбисе Мариянең киндер күлмәк-алъяпкычын киеп килгән иде. 

— Өйдән «Туганайлар» газетасының соңгы берничә санын да алып килеп куйдым. Керәшеннәр белән кызыксынучылар газетаны алып, актарып карадылар. Сорау бирүчеләр дә булды. Аларга «Туганайлар» республика газетасы икәнен, аңа һәр кеше языла алуын әйттем, — дип сөйләде карендәшебез Нина. — Керәшеннәрнең кунакчыл икәнен дә күрсеннәр өчен, өйдә кәбестә бөккәне, кыяклы яшел суган белән күкәй бөккәне, сметанник, безнең якта милли ризык булган шишәрә (аны кош теле дә диләр) пешереп алып килдем. Чәй дә кайнатып куйдык. Табынга җиләк-җимеш тә алган идем. Олылар да, балалар да безнең йортта керәшен сыеннан авыз иттеләр. Районыбызда керәшен оешмасы булмаса да, көчтән килгәнчә, биектаулыларны керәшеннәр һәм халкыбыз мирасы белән таныштырырга тырышабыз. 

Фотолар — шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев