Чистай районының Бахта авылында Олы көн йолаларына багышланган балалар өчен бәйрәм оештырганнар.
Балалар Олы көн бәйрәмен сәхнәләштергәннәр. Бер-берсенә «Христос терелеп торган! дип әйтеп, «Чынлап терелеп торган» дип җавап кайтарганнар. Өйдән-өйгә йөреп, күкәй, тәм-том җыюны да күрсәткәннәр.
Элгәре, Олы көн бәйрәме, тау битендә күкәй тәгәрәтеп, керәшен җыр-биюләре белән тәмамланган. Әлеге йоланы да онытмаганнар бахталылар. Чара ахырында бергәләп керәшен биюләре башкарганнар.

Светлана Малышева фотолары.
Нет комментариев