Бахта авылы клубында «Серле сандык» экскурсиясе узды
Чистай районының Бахта авылы клубында «Серле сандык» дип исемләнгән кызыклы экскурсия үткәрелде.
Бу көнне чарада катнашучылар үткәнгә сәяхәт итеп, борынгыларны, аларның тормышын күзалладылар.
«Алып баручы, бүлмәдәге серле сандыкны ачып, анда сакланган көнкүреш әйберләрен күрсәтте һәм аларның кулланылышы, тарихы турында сөйләде. Кунаклар сандыкларда сакланган экспонатларны, шул исәптән матур итеп чигелгән сөлгеләрне һәм табын яулыкларын күреп, аларны искә алдылар. Бу әйберләр безнең бабаларыбызның тормышын, аларның кул эшләре осталыгын күрсәтте.
Бабалар хәтере, йола-гадәтләр – болар барысы да безгә үткәннән килә. Үткән – хәзергенең башы икәнлеге ассызыклап үтелде. Шулай итеп, киләчәк буыннарга үткәннәр хәтерен бергәләп кадерләп сакларга чакыру яңгырады», – дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Фотолар С.Малышева, В. Миняевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев