«Батырлыклары – һәркем өчен үрнәк»: Иске Гришкинда якташ-геройларга мемориаль такталар ачылды
Менделеевскиның Иске Гришкин авылы гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә батырларча һәлак булган якташлары Илнур Габбасов һәм Артур Михайлов хөрмәтенә истәлекле мемориаль такталар ачылды.
Бу ике батыр егет Ватанны саклауда үз гомерләрен бирделәр. Аларның исемнәре безнең күңелләрдә, хәтерләрдә мәңгегә сакланачак. Бу мемориаль такталар аларның батырлыгын, фидакарьлеген искә төшереп торыр, киләчәк буыннарга үрнәк булыр.

Бу истәлекле чарада район җитәкчеләре, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы, шулай ук һәлак булган егетләрнең туганнары һәм якыннары катнашты. Мемориаль такталарны ачу тантанасы тирән хисләр, горурлык һәм кайгы белән үрелеп барды.
Авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеев үз чыгышында Илнур Габбасов һәм Артур Михайловның батырлыгын, аларның Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгын ассызыклады. Аларның исемнәре мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылачак, ә аларның батырлыгы – һәркем өчен үрнәк булып калачак.
Мемориаль такталар – ул безнең Ватанны яклаучыларның батырлыгына, фидакарьлегенә булган тирән хөрмәтебезнең символы.

Константин Алексеев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев