Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Батырларның даны мәңгелек»: Зәйдән Ирина Максимова «Без хәтерлибез!» акциясенә кушыла

Халкыбыз быел Бөек Җиңүнең 81нче елын карышылый.

81нче кабат алмагач һәм шомыртларның ак чәчкәләренә төренеп Җиңү язы килә.

Җиңү көнен бәйрәм итә халкым,
Яз китергән җиңү назларын.
Тик күпләрнең гөмерләре кайткан
Җаны булып киек казларның.

Ветераннар, данлы ветераннар,
Сирәгәя бара сафлары.
Өзгәләнеп искә ала алар
Көрәшләрдә узган чакларны.

Яу кырында күп гөмерләр калган,
Туганнардан калган каберлек.
Айлар, еллар үтә җанны телеп,
Тик җиңүләр даны мәңгелек!

81нче кат язлар килә
Җиңү гөлләренә төренеп.
Илебездә тик тынычлык булса,
Яшәр халкым, яшәр сөенеп!

Тик, әле бүген дә, кара көчләр дөньяның я теге, я бу почмагыннан баш күтәрә, тынычлыкны бозмакчы була. Алар тырышып-тырышып халыкның иреген бумакчы, аның киләчәгенә богау салмакчы. Шуңа күрә дә, бүгенге көндә дә халык ирек өчен, тыныч тормыш өчен көрәшкә күтәрелде. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган батырларның оныклары бүген дә ирек һәм тынычлык өчен көрәшә, бабаларының батырлыкларын кабатлый.

Җиңүләрнең даны мәңгелек,
Батырларның даны ил күгендә!
Киләчәкнең тынычлыгы өчен
Көрәшә халкым әле бүген дә.

Ирина Максимова. 9 класс, Клавдия Максимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев