«Бәрмәнчек» ансамбле Олы көн тамашасында борынгы йола-гадәтләрне күрсәтте
Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек»тә – Оло көн» исемле театральләштерелгән тамашасын тәкъдим итте. Тамаша, керәшеннәрнең йола-гадәтләренә нигезләнеп, мирасыбызны барлауга һәм милли рухны күтәрүгә юнәлдерелгән.
Бу яңа проект «Бәрмәнчек» ансамбле директоры Юлия Дувалова җитәкчелегендә тормышка ашты һәм күп йолаларны үз эченә алды. Әлеге проект – бай һәм тирән мәгънәле. Ул халкыбызның җанын, тарихи мирасын ачып бирә. Киләчәктә бу проект киң масштаблы булып, чит төбәкләрдә яшәүче каредәшләребезгә дә барып җитәр.
Бәйрәм кунаксыз булмый
Халкын һәм аның йола-гадәтләрен ихтирам иткән һәркем биредә иде. Артистларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итүчеләр дә күп булды. Асыл затларыбыз – Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованың, Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәве настоятеле Алексий әтей Колчеринның, фольклорчы-галим, этномузыка белгече Геннадий Макаровның һәм Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның биредә булуы – үзе зур дәрәҗә.
«Христос терелеп торган! — дип башлады сәхнәдән сүзен Иван Егоров. — Ел буе көтеп алынган Олы көн атнасы тәмамланып килә. Болай бергә җыелу — үзе бер бәйрәм, бәхет. Дөньялар тыныч булсын, һәр йортка бәрәкәт, муллык килсен. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт. Элек бәйрәмнәр зурлап үткәрелә иде, хәзер дә онытмасак, киләчәккә тапшырсак иде. Бу проект традициягә әйләнсен».
Алексий әтей кичә азагында:
«Иң олы бәйрәмебезне шулай билгеләп үтү — күңелләргә дәва, шатлык бирә. Ансамбльгә киләчәктә дә уңышлар телибез, йола-гадәтләребез, динебезне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга өндәүче бер тәрбия мәктәбе булып калсын. Ә без һәрвакыт кызыксынып, күзәтеп барырбыз», — диде.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Казансу» ансамбле түтиләренең бәйрәм кунакларын, тамашачыларны үз җыруларыбыз белән каршы алулары, тамаша барышындагы чыгышлары, нәни кунак Талия Егорованың матур итеп җырлап, зур сәхнәдә үзен кыю тотуы турында, бабасы Иван Михайловичтан алган чәчкәләрне кадерләп күкрәгенә кысуын да әйтеп үтәргә кирәк.

Халык күңелен яулады
Сценарий авторы, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестр артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьеваның һәр йоланы йөрәге аша үткәреп язуы бушка китмәде. Аның иҗади эзләнүләре, милли йолаларны, халык йола-гадәтләрен тирәнтен аңлавы һәм ансамбль артистларының профессиональ осталыгы нәтиҗәсендә туган «Бәрмәнчек» тамашасы, чын мәгънәсендә, күңел түренә үтеп керә торган гаҗәеп бер хәзинә булды. Тамашаны караганда һәр кеше күңеле белән балачагына кайтып, әби-бабаларын, нәнәй-тәтәйләрен искә төшереп утыргандыр. Сәхнәдә яңгыраган һәрбер көй, җыру-бию, сүз — болар барысы да җанга ятышлы, таныш, кадерле бер дөньяга алып керде. Бу хакта әлеге тамашаны әзерләгәндә үз киңәш-фикерләре белән уртаклашучы Людмила Белоусова болай диде:
«Бүгенге тамаша «Бәрмәнчек»нең искиткеч хезмәте — милли культурабыз өчен зур казаныш. Минем өчен бик дулкынландыргыч булды, хәтта балачакка әйләнеп кайткандай хис иттем. Безнең якларда Олы көннең ничек үткәрелүе, балачак хатирәләрем искә төште. Бүген сәхнәдә шул мизгелләрне күрү бик сөендерде. Безнең авылда таган атыну ике урында — тау башында һәм тау астында үткәрелә иде. Яшьләр бер-берсенә каршы парлап басалар, бу — аларның берләшүе, яңа тормыш башлануы билгесе. Иисус Христосның күккә күтәрелүе дә яңарышны аңлата. Күкәй дә яңа тормыш символы. Шулай итеп, Олы көннең барлык йолалары да тормышның дәвам итүен күрсәтә. Киләсе елларда бу чараның масштабы артсын, шәһәр-районнардан да фольклор коллективлары катнашсын, «Бәрмәнчек»нең бу проекты киләчәктә традициягә әйләнсен, тагын да зуррак залларда узсын дигән теләктә калам».

Чыгышы белән Кукмара районының Пчеловод авылыннан булган тамашачы Елизавета Асанова:
«Керәшеннәргә кагылышлы бер генә чараны да калдырмыйм. «Бәрмәнчек»ләрне яратам. Ә бүгенге бәйрәм киче күңелне бигрәк тә нык яулады. Без белмәгән йолалар да шактый икән. Бик кирәкле проект. Дәвамлы булсын», – диде.
Ә инде арада утырган яшь буын элгәреге йола-гадәтләрне күреп, Олы көннең төп асылын аңлап, күңел сандыгына салгандыр.
Җанга якын йолалар
Тамаша башында, Дарҗа әби (Елена Данилова-Григорьева) һәм Санук түти (Зоя Борисова) бәрмәнчек ботаклары белән залдагы халыкны имләп, сәхнәгә менделәр. Алар шулай Алладан муллык, сәламәтлек һәм бәхет сорап, һәркемгә изге теләкләрен җиткерделәр. Имләү тәмамлангач, «Бәрмәнчек» ансамбле оркестры үз көйләрен уйнап җибәрде. Сәхнә артыннан тагын Олы ураза турында сөйләшеп, Дарҗа әби белән Санук түти чыктылар. Алар, уразаның тәнне генә түгел, җанны да чистартуын, кешеләрне төрле азгынлыклардан тыеп, сафландыруын билгеләп үттеләр. Күкәйләрне буяу йоласы турында да сүз булды. Дарҗа әби яшьтән үк кызыл төсне яратуын әйтсә, Санук түти суган кабыгында буялган күкәйнең тәмлерәк булуын искәртте. Аннары иман җыруы яңгырады. Бу җыр, чиркәү һәм шәмнәр фонында, бердәмлек тойгысын уятты. Җыр тәмамлангач, Дарҗа әби, экранга карап, иман әйтте. Аннан соң, ул кулындагы күкәйләрне һәм куличны бәхилләп, Ата, Ул һәм Святый Тын исеменә багышлады. Шул мизгелдә «Олы көн» күренеше башланып китте. Сәхнәгә урындык, мендәр, буялган күкәйләр салынган савыт һәм «күкәй тәгәрәтү» уенына кулдан теккән туп — сага куелды. Ишек шакып, Илҗә (Илнур Әхәтов) белән Гөркә (Денис Михайлов) керделәр, кулларында буш капчыклар. Алар, Дарҗа әбине «Христос терелеп торган!» дип сәламләделәр. Дарҗа әби, аларны мендәргә утыртып, «черләтү» йоласын башкартты. Илҗә белән Гөркә, матур итеп «черләп», күкәйләр һәм башка бүләкләр алдылар. Күкәйләрне җыю йоласы да күрсәтелде — йорттан-йортка кереп, балалар күкәй җыйды. Балалар чыгып киткәч, Дарҗа Санук түтигә шалтыратып, пирмәнкә пешерүен әйтте. Телефон аша «Черләргәме әллә?» дигән соравына Дарҗа: «Черләргә түгел, җырларга!» дип җавап бирде. Бу күренештә халыкның бер-берсенә ничек ярдәм итүен, бергәләшеп бәйрәмнәрне ничек үткәрүләрен күрдек. Авыл тормышының матур ягы шунда, һәр кеше бер-берсенә терәк. Аеруча игътибарны җәлеп иткәне — Зоя Борисованың "Елово авылы көе«н башкаруы, Елена Григорьеваның авыз гармунынында уйнавы. Моннан тыш, тамашачы «Бәлеш чыгару» йоласын, «Назалы», «Орчык тәгәрәтү» уеннарын карады, «Бәрмәнчек» артистларының аерым җырлары тәкъдим ителде. «Самавыр торбасы» тавышына биюне дә халык яратып карады. Сәхнәгә чын таган чыгарып куеп, «Таган атыну» йоласын күрсәтү, бигрәк тә кызыклы булды.
Мирасны саклау юлында
Бу тамашаны Татарстанның атказанган артистлары – режиссёр, ансамбльнең баш хореографы Радик Шәйхетдинов, репертуар өчен җаваплы баш хормейстер Эльвира Камалова, музыкаль бизәлешен ансамбльнең баш дирижёры Азат Хәмидуллин әзерләгән. Сәхнә бизәлеше – Павел Александров белән Илдар Хафизовныкы. Программада – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның керәшен авылларындагы экспедицияләрдә туплаган материаллары. Артистлар барысы да молодцы! Кыска гына вакыт эчендә шундый зур проектны башкарып чыгу, әлбәттә, җиңел булмагандыр.
– Тамаша керәшеннәрнең мәдәниятенә һәм йола-гадәтләренә хөрмәт белдерү, аларны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелде. «Бәрмәнчек» ансамбленең чыгышы, артистларның осталыгы һәм эчкерсезлеге тамашачылар күңеленә хуш килде, дип уйлыйм. Киләчәктә дә үзебезнең яңа проектларыбыз белән, мирасыбызны саклап калу һәм аны яшь буынга җиткерү юнәлешендә эшләрбез», – диде ансамбльнең директоры Юлия Дувалова.


Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев