«Бәрмәнчек» ансамбле Кырымда концерт куйды
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Кырымда узган Россиянең Көньяк халыкларының XVI мәдәният һәм спорт фестивалендә чыгыш ясап, Севастопольдә концерт куеп кайттылар.
«Бәрмәнчек»леләр Россия көньягында яшәүче халыкларның XVI мәдәният һәм спорт фестивален ачу тантанасында катнашучыларны, Кырым халкын Татарстанның бай культурасы белән таныштырганнар. «Бәрмәнчек» анда махсус кунак буларак чыгыш ясаган.
Икенче көнне, Бакчасарай район мәдәният йортында төрле милләт җырларыннан торган концерт куйганнар. Керәшен, татар, рус, казак җырларын, биюләрен башкарганнар.

Шул ук кичне, Севастопольнең күп функцияле «Бухта казачья» мәдәни үзәгендә «Бәрмәнчек» ансамбле махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышлап концерт куйган. Анда борынгы көйләр, милли җырлар белән беррәттән, патриотик чыгышлар да булган.
«Керәшен, татар, рус, казак җырларын халыкка тыңлата алуыбызга, шулай ук, күп гасырлык традицияләрне чагылдырган халык биюләрен күрсәтүебез белән горурланабыз», — дип яза «Бәрмәнчек»леләр.


Башкару осталыгы, милләтара мөнәсәбәтләрне, герой-шәһәр Севастопольнең мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаулары, шулай ук, бу фестивальдә актив катнашканнары өчен, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә Севастополь шәһәре губернаторы Михаил Развожаев һәм «Бухта казачья» үзәге директоры Евгений Бойцов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев