Балыкчы Андрей Киселев: «Бу һөнәр җиңел түгел, яшьләр дә бик керешми аңа»
Лаеш районының Ташкирмән авылын балыкчылар ягы дисәң дә була. Шундый тәҗрибәле балыкчыларның берсе - Андрей Киселев. Ул инде 31 ел әлеге һөнәр иясе.
Андрей Киселев Ташкирмән авылы егете. Балыкчылык белән 1994 елддан бирле шөгыльләнә.
«Иртән иртүк чыгып китәбез дә, кич кенә кайтабыз. Гаилә дә шуңа күнгән инде, сүз әйтмиләр, эш үзен аклый. Улым белән дә төшкәлибез. Тик аларның балыкчы булуын теләмәс идем. Бу һөнәр җиңел түгел, яшьләр дә бик керешми аңа. Алар судан, салкыннан курка. Балыкчы булу өчен теләк, түземлелек кирәк. Яңгырында да, карында да без — елгада. Куркыныч чаклары да күп була. Штормга эләккәндә минем дә, бүтән бармыйм дип кайткан чаклар булды, тик иртән тагын җыенып чыгып китәм, чөнки балык тоту теләге көчле. Беренче бозларда йөрүе куркыныч. Балыкның рөхсәт ителгән бөтен төрен тотабыз, ассортимент төрле: лещ, судак, окунь, сапа...Җәйге челләдә вак балыклар күбрәк эләгә, ә көзен-язын зурлары да тотыла. Көймә үземнеке, беренче кечерәкләрдән тотынган идем, хәзер зуррагын алдым», — дип сөйләде балыкчы Андрей Михайлович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев