Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Балык Бистәсеннән Виталий Семенов әкияти капка төбе ясаган

Виталий Семенов пенсиягә чыкканнан бирле, менә инде 25 ел, ул иҗади фантазиясен тормышка ашыра. Аның капка төбе яныннан берәү дә туктамыйча узып китә алмыйдыр.

Урманнан табып алынган агачлар да, иске калайлар да, пластик шешәләр дә Виталий Семенов кулында яңа төсмер алган. 85 яшен тутырган булса да, эшсез тора белми ул: гел кайдыр ашыга, орчык кебек бөтерелә. 

Хатыны Мария түти белән алар 58 ел бергә гомер итәләр. Йорт-җирләрен ял итеп тотуга икәүләп зур көч куя алар. Өйләре моннан күп еллар төзелгән булса да, күз явын алырдай милли тәрәзә йөзлекләре ясатып элгәннәр. Йорт-җирләрендә тәртип, һәрнәрсәнең – үз урыны. 

Виталий дәдәйнең һәр көне иртәнге өчтә башлана һәм кичке алтыга кадәр дәвам итә. Хуҗалык эшләреннән бушаган арада күңеленә якын шөгыленә чират тия. Кечкенә генә гаражында көйләнгән эш урынында ул калай, күн, камыш, хәтта пластик шешәләрне дә иҗат җимешенә әйләндерә.

Мария Семенова сүзләренчә, гомере буе шофёр булып эшләгәндә дә үз вакытында эштән кайтып кермәгән. Шуңа күрә лаеклы ялда иренең шундый шөгыль табуына сөенә генә ул. Һәр кешенең нинди дә бер мавыгуы булырга тиеш, дип саный. Үзе дә элегрәк бәйләү белән мавыккан.

Виталий дәдәй үзенең иҗади сәләтен тумыштан бирелгән бүләк дип саный. Бернинди рәсем мәктәпләрендә укымаса да, кечкенәдән кулында каләм-пумала була. Армия сафларында хезмәт иткәндә иптәшләренә хәрби альбомнар бизәшә, лозунглар яза, рәсемнәр төшерә. Әмма пенсиягә чыкканчы сәләтен тиешенчә кулланырга ирек тә, вакыт та булмый. Олыгыйган көнендә исә иҗатта рәхәтлек таба ул.

— Бу эш бик күп вакытны ала, зур көч һәм сабырлык таләп итә. Әмма уемдагыны тормышка ашыргач, җан-тәнгә шундый рәхәтлек килә, — ди оста.

Шул рәвешле капка төбендә бер-бер артлы пальмалар, экзотик чәчәкләр, гөмбәләр «үсеп чыккан». Бакалар, казлар, әтәчләр... Болар барысы Убырлы карчык ызбасы, кое, җил тегермәне тирәли урнашкан. Өй каршысына сыймаганы бакча артында урын алган. 

—Иң авыры кеше сыннарын тудыру, — ди Виталий Семенов. — Агачны уеп, йөз чалымнарын булдыру, кеше төсмерен кертү өчен күп сәгатьләр вакыт таләп ителә. Аннары кием табуы кыен. Менә Сөембикә-ханбикәнең күлмәкләре тузды инде. Барысы да ачык һавада бит — кояш, яңгыр, кар-бураннар үзенекен итә. Шуңа күрә вакыт узу белән яңартып торырга кирәк. 

Бүгенге көндә оста яңа зур эшкә тотынган — казакъ даласындагыдай юрта ясый башлаган. Планнары зурдан, тормышка ашасы хыяллары күп әле Виталий Семеновның.

Шәһри Казан, Гүзәл Камалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев