Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Балык Бистәсеннән Башировлар үз ыру агачы белән таныштырды

Балык Бистәсе районының сәнгать мәктәбе бинасында, Татарстан Дәүләт архивы комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм район башлыгы Радик Исламов катнашында зур чара узды.

Гөлнара Габдрахманова районның шәхси генеалоглары, язучылары, туган якны өйрәнүчеләре һәм тарихчылары белән очрашты. Максат – республиканың «Ядкяр» проектын гамәлгә ашыруга күбрәк белгечләрне җәлеп итү, ул халыкка шәҗәрәләр турында ышанычлы һәм тулы мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән.

Чарага килүче кунаклар мәктәп укучылары һәм укытучыларының заманча техникада башкарылган иҗат эшләре күргәзмәсе, шулай ук, кайбер гаиләләр династиясе һәм шәҗәрәләре белән танышканнар.

Әлеге очрашу өчен оештырылган күргәзмәдә Иванай авылыннан Башировлар гаиләсе дә үз ыру агачларын күрсәткән.

«Үзебезнең бай мирасыбызны күрсәтергә тырыштык, ыру агачын тәкъдим иттек. Ыру агачы – гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Монда оештырылган күргәзмә һичшиксез, күпләр өчен үрнәк булды, чөнки ул гаилә тарихына, үз ыруыбызга булган хөрмәтне күрсәтә. Яшь буынны милли һәм гаилә кыйммәтләре, иҗади омтылышлар рухында тәрбияләү кирәк», – дип сөйләде хәзерге вакытта Бирдебәктә яшәүче Евдокия Толстова (Баширова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев