Балык Бистәсендә талант иясе Елена Данилова-Григорьева белән очрашу узган
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Аксакаллар Шурасы» (ветераннар клубы) әгъзалары һәм башка китап сөючеләр өчен истәлекле вакыйга булды.
Алар Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты, шагыйрә Елена Данилова-Григорьева белән очраштылар. Бу җылы һәм эчтәлекле кичә тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Елена Данилова-Григорьева – күпкырлы шәхес. Ул керәшен автор-башкаручылар конкурсында Гран-прига лаек булган, "Мәйдан" журналы оештырган "Авыл шагыйре" конкурсында өч турда җиңү яулаган. Балык Бистәсе районында яшәп иҗат итүче Вазыйх Фатыйхов кунакның чыгышыннан соң үз тәэсирләре белән уртаклашты:
«Мең дә бер шөгыльгә ия, ир йөрәкле кунагыбыз шигырьләрен укыды, сөйләде, үз көйләренә акапелла җырлар башкарды, берничә төрле уен коралында халык көйләре уйнады», – дип сөйләде ул.
Очрашуны тагын да ямьләндерергә Казаклар Чаллысы авылының «Нур» һәм Кызыл Йолдыз урманчылыгы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чулпы» халык ансамбльләре артистлары, үзешчән композитор Юрий Гордеев килгәннәр. Районның танылган гармунчысы Фәрхулла Заһидуллинның кунакка багышланган бүләк көйләре, җирле шагыйрә Фәнүзә Галимуллинаның шигъри күчтәнәче дә кичәгә өстәмә ямь өстәде.
Елена Михайловна үзе болай диде:
"Мин күп шигырьләремне яттан сөйләдем. "Шунда бер кеше торды да: "Без күп язучыларны, шагыйрьләрне күрдек. Ләкин үз шигырьләрен яттан сөйләүче, шушындый күпкырлы талантка ия шагыйрә, сез, беренче!" – диде. Бу сүзләрне дә иҗатыма бирелгән зур бәя дип кабул иттем.
Бу очрашу Балык Бистәсе халкына онытылмас тәэсирләр калдырды һәм сәнгатькә, әдәбиятка булган мәхәббәтне тагын да ныгытты.
Фото,видео: Лариса Кибякова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев