Балык Бистәсендә «Эх, гармуннар уйный белсәм...» дигән фестивальдә карендәшләребез дә катнашты
Балык Бистәсендә район күләм оештырылган «Эх, гармуннар уйный белсәм...» дип исемләнгән фестиваленең чираттагысы, гармун бәйрәме 7 нче февраль көнне Күгәрчен авылында узды.
Урам әйләнгән бер төркем гармунчыларны һәм килгән кунакларны хуҗабикәләр мәдәният йортының бию залында кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар. Кайнар чәй эчеп җылынган һәркемне, төрле авыллардан җыелган гармунчылар түгәрәк уенга чакырды. Чарада катнашучылар төрле номинацияда: гармунда уйнау, үзең уйнап-җырлау, гаиләләр һәм район күләмендә эшләп килүче ансамбльләр чыгыш ясады.Сәхнәдән яңгыраган тальян гармун моңнары, мәдәният хезмәткәрләренең җыр-биюләре бар халыкка бәйрәм рухы өстәде.
Әлеге фестивальдә Үри авылыннан Юрий Гордеев, Керәшен Казысыннан Сергей Харитонов һәм аңа кушылып җырлаучылар: Үридән Зоя Гордеева, Евдокия Толстова, Керәшен Казысыннан Вера Котникова, Галина Харитонова, Галина Закирова да катнаштылар. Фестивальнең һәр катнашучысы Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Абдулхарис улы Сатдинов исеменнән диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.
«Гармунчылар фестивале күңелле үтте. Фестивальгә күп кенә гармунчылар җыелды. Аларның һәрберсе үзенең талантын күрсәтергә килде. Фестиваль алдыннан без авылда җыелып, репетиция үткәрдек. Гармунга җырлар белән кушылып мәйданда матур итеп чыгыш ясадык. Гармунчылар фестивале безгә яңа дуслар, яңа тәҗрибәләр һәм, әлбәттә, онытылмас мизгелләр бүләк итте. Безнең районда узган бу чара, киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанабыз!», – дип сөйләде Сергей Харитонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев