Балык Бистәсенең Кызыл Йолдыз һәм Алан-Полян авыллары волонтерлары изге эшкә тотынган. Бу хакта клуб җитәкчесе Лариса Кибякова сөйләде.
Бу инициатива авыл халкының бердәмлеген, миһербанлылыгын күрсәтә.
«Елдагыча, Нардуган бәйрәмендә аулак өйләргә җыелып, кул эшләребезне башлап җибәрдек. СВОда булган егетләребезгә оекбашлар бәйли башладык. Бу эшкә һәркем үзенең җан җылысын, ихлас теләкләрен салып, егетләребезгә бераз булса да өй җылысын, кайгыртучанлыкны җиткерергә омтыла.
Волонтерларның тырышлыгы белән бәйләнгән һәр оекбаш сугышчыларыбызга физик җылылык кына түгел, ә рухи терәк, аларны онытмауларыбызны, яратуыбызны да җиткерәчәк. Бу – чын мәгънәсендә "җан җылысын кушып" башкарылган эш», – диде Лариса.
Лариса әйтүенчә, авылның волонтерлары бу игелекле эшне Качмануга кадәр дәвам итәргә уйлашканнар. Әлеге эшләрне башкару өчен авыл халкының үз вакытын, көчен кызганмавы, бер-берсенә ярдәм кулы сузуы бик мөһим.

Нет комментариев