Язгы өмәдә катнашучылар бердәм көч белән эшләделәр һәм билгеләнгән территорияне тиз арада тәртипкә китерделәр.
Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авыл җирлегендә язгы чистарту эшләре актив рәвештә башкарылды. Бирдебәк авылында яшәүчеләр, авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм ФАП белгечләре бергәләшеп, юл буендагы баганаларны агарттылар.
Язгы чәршәмбе өмәсендә катнашучылар бердәм көч белән эшләделәр һәм билгеләнгән территорияне тиз арада тәртипкә китерделәр. Баганаларны агарту – ул, бер яктан, төзекләндерү кагыйдәләре таләп иткән мөһим эш, икенче яктан, чисталыкны да күрсәтә.
«Өмәдә катнашкан һәркемгә, үз куллары белән ясаган матурлык һәм уңайлылыклар өчен зур рәхмәт белдерәбез! Аларның тырышлыгы белән безнең уртак йортыбыз – авыл җирлеге – тагын да күркәмрәк булды», – диләр авыл җирлегеннән.

Фотолар Бирдебәк авылы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев