Балтачның «Орчык» ансамбле лауреат исеменә лаек булды
Хәбәрләр

Балтачның «Орчык» ансамбле лауреат исеменә лаек булды

30 март көнне Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында «Халык җәүһәрләре» халыкара милли-мәдәни фестиваленең лауреатлары гала-концерты узды.

«Халык җәүһәрләре» милли-мәдәни фестивалендә 300 артык катнашучыдан жюри 20 лауреатны билгеләде. Алар арсында Балтач мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Орчык» вокаль-инструменталь ансамбле дә бар иде. Алар лауреат исеменә лаек булды.

«Орчык» ансамбле 2014 елда оешкан. Аның җитәкчесе – Айсылу Асадуллина. Әлеге ансамбль бик күп керәшен көйләрен һәм җыруларын башкара. 

«Мин 2012 елда Казан Дәүләт консерваториясенә укырга кердем, 2013 елда экспедициялардә йөреп, гөслә-уен коралы белән таныштым, диплом эшем дэ шуңа багышланган иде. Менә шушы вакыттан гөслә уен коралына мәхәббәт уянды да инде», –  дип сөйләде Айсылу Айратовна.


Нет комментариев