Балалар катнашындагы юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырырга мөмкиннәр
Татарстанда автомобильдә бала булган очракта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландырырга ниятлиләр.Тиешле закон проекты хәзер закон чыгаручылар советында карала.
Яңа тәкъдимнәр нигезендә, транспорт чарасы белән идарәне балага тапшырган өчен 50 мең сум күләмендә штраф кертү күздә тотыла. Әгәр машина руле артына исерек хәлдәге кеше утырган һәм ул бала йөрткән булса, хокук бозучыга шулай ук 50 мең сум штраф салыначак яки ул ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен дә шундый ук җәза каралган.
Моннан тыш, җитдирәк хокук бозулар очрагында, әгәр транспортта бала булуы ачыкланса, гаеплегә 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 мең сум күләмендә штраф яный.
Закон авторлары фикеренчә, штрафларны катгыйландыру балалар иминлеген арттырырга һәм юлларда җаваплылыкны көчәйтергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев