Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Балачак маҗаралары: алты почмаклы өйдә каз асрау, тартма тутырып чеби үстерү

IV керәшенчә марафонныңбер көнендә катнашучылар хәтер сандыгын барлады. Мөслим районының, Яңа Усы авылы Надежда Юмагулованың балачак истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Кулыма үзем җыйган фотоальбомны алдым. Китте шуннан берсе артыннан берсе хатирәләр.

Яшь кенә Миша белән Валентинаның бер-бер артлы өч баласы туа (1976, 1977, 1978). Иң зурысы мин, Надя, аннан Володя, аннан Сергей. Якын тирәләр аптырашкан, беренче, икенче, өченче бәби. Якын әбиләрем инде (папаныкылар): «Туктарга җыенмый микән бу?», — диешкәннәр. Хәзер кызык та, мамага бу сүзләрне ишетү бик кызык булмагандыр. Өйдә бик тиз өчебез генә утырып та калдык, декрет ялы бик кыска булган ул вакытларда. Мама да, папа да колхозда эшләгән. Авылда садик юк. Баштарак безне Җаудак әби карады (папаның әбисе), мин аны бик әз генә хәтерлим. Беркөнне бәләкәй энекәш Сергей җәелгән диван артына төшеп кысылган. Карт әби тегене тартып ала алмаган, көче дә җитмәгән, имгәтермен дип тә уйлагандыр. Мамалар кайтканчы баланы кысылган җирендә ашатып-эчертеп торган, бала йоклап та алган.

Шушы алты почмаклы өйдә каз да асырыйлар иде, хәтердә ике оя калган. Җаудак әби үлгәч, өйдә гел өчәү генә кала торган булдык. Казларның утырган урыннарыннан чыгасы да килә бит әле. Безнең өстән өйне бикләп китәләр. Шунда мәшхәр башлана. Якын әби белән якын бабай (күршедә яшиләр) кереп җитешмиләр. Каз кагылдый-кагылдый да шап итеп идәнгә төшә, аның артыннан — икенчесе. Өчебез дә куркабыз, кем кая кереп кача ала (күбрәк шифоньерга). Казларны чыгаручы юк. Ишектән чыгып булмагач, икесе дә очып менә диван башына, тәрәзә төбенә. Йомышларын да йомышлыйлар, йоннары да оча. Күпмедән вакыттан соң тынычланып, ояларына кереп утыралар.

Бер көнлек чеби алып кайтып, тартмага куялар иде. Өч литрлы буш банка, банка эченә лампочка яндырып куеш ул чакта. Өйдә без өчәү һәм бер тартма чеби. Ишек бикле, якын әбиләр дә эшкә йөри әле. Володька белән Сергей шук, мин карап та җитешә алмыйм. Каяндыр ишеткәнбез, чеби әтәчме, тавыкмы икәнен белер өчен, бер аягыннан асып карарга кирәклеген. Тикшерергә булдык, без дә... Чебиләр үлгән кебек яталар (озаграк тотканбыздыр). Нишләргә? «Нету тела-нету дела», дигәндәй, тиз генә алдык та тегеләрне ачыла торган тәрәзәдән бакча ягына ташладык. Нәкъ шул вакытта әби белән бабай бакча коймасы буйлап кайтып киләләр. Кечкенә чебиләр тавышын ишетеп алганнар. Тегеләргә, суыкка чыгып очкач, «җан кергән». Йөгереп бакчага керсәләр, чебиләр чи-чи килеп йөриләр, ди. Җыеп алып керделәр. Ә без — шифоньерда. Шулай яшәдек.

Кызганычка, Володя энемне генә саклап кала алмадык, бик яшьли китте безнең арадан. Без агартмый кем агартсын инде мама белән папаның чәчен. Чаралары булмаганга шулай калдырып киткәннәр бит алар безне.

Надежда Юмагулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев