Баграж җирлегендә халык җыены узды
Җыенда катнашучылар өчен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев башкарылган эшләр һәм планнар турында сөйләделәр.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев җирлектә бүгенге көндә нинди эшләр башкарылган, 2025 елда нинди эшләр башкарылачак, халыкны бүгенге көндә нәрсә борчый — шул хакта сөйләде.
— Баграж җирлеге составына өч авыл керә. Авыл җирлеге территориясендә 294 йорт биләмәсе урнашкан, 611 кеше яши. Шәхси хуҗалыкларда 200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 87се — савым сыер, кәҗә-сарыклар — 183, атлар 74 баш, — диде чыгышында Павел Николаевич.
Сарсаз-Баграж авыл мәктәбендә 29 укучы белем ала. Агымдагы уку елында 4 бала беренче класска укырга кергән. Балалар бакчасына 7 бала йөри.
— Безнең җирлек халкы үзара салым программасында актив катнаша. Узган ел үзара салым программасы буенча кергән акчага Сарсаз-Багражда Оренбург, Югары Багражда Яр буе, Урта Баграж Үзәк урамнар юллары ремонтланды. Өч авылда да урамнарда яктырткычлар яңартылды, — ди җирлек башлыгы.
Игелекле кешеләр ярдәме белән дә күп эшләр башкарыла. Урта Баграж егетләре көче белән Күпер һәм Үзәк урамнары юлына 150 метр озынлыкта таш җәелгән. Сарсаз-Баграж авылында Николай Фролов һәм Кузьма Минеев Җиңү паркы буенда 200 төп яшь нарат утыртканнар.
— Авылыбыз халкына һәм читтә яшәүче авылдашларыбызга дә рәхмәт җиткерәсем килә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча җирлегебездә зур эш башкарыла. Ялга кайткан егетләребезне авыл халкы белән җыелышып, изге теләкләр теләп озатып калабыз. Мәктәптә Радий Харитонов җитәкчелегендә укучылар окоп шәмнәре ясыйлар. Бүгенге көнгә 4400 окоп шәме ясап җибәрелде. Шулай ук мәктәп ашханәсендә хәрбиләргә җибәрү өчен сухарилар әзерләнә, токмачлар кисү, үлән чәйләре әзерләү кебек эшләр дә җайга салынган, — ди Павел Николаевич.
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында Роза Герасимова җитәкчелегендә госпитальләргә эчке киемнәр тегү цехы эшли. Алар барлыгы 1350 эчке кием тегеп озаткан. Югары Баграждан Маргарита Смирнова үз өендә снайперлар өчен махсус костюмнар тегә. Шулай ук өч авылда да хәрби зонага җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Бүгенге көнгә Югары Баграж — 45, Урта Баграж — 166, сарсазбагражлылар 238 челтәр үреп хәрбиләргә озаткан.
Узган елның 1 октябрендә Сарсаз-Багражда чиркәү ачылды. Чиркәү буенча Николай Григорьев җаваплы итеп билгеләнде. Службаларны Зәй округы благочиные Вячеслав атакай Федоров уздыра.
Җыен ахырында авыл үсешенә зур өлеш кертүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр, юбилейларны билгеләп узучылар бүләкләнде.
Өч авылда да маскировка челтәрләре үрүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилейлары уңаеннан Федора Краснова һәм Николай Григорьев һәм чиркәү төзелешендә актив катнашкан Людмила Ивановалар бүләкләргә лаек булды.
Клара Ермолева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев