Әхмәтлеләр, күмәк эштән соң, бергәләп күңел ачты
Зәй районының Әхмәт авылы керәшеннәре табигать кочагында бәйрәм итте.
Бер атна элек уртак көч белән зиратта өмә үткәрелгән иде. Төрлесе төрле җирдә эшләүче, яшәүче авылдашлар өмәләрдә эшләгән белән генә түгел, табигать кочагында ял итеп алырга да вакыт табыйк, дигән фикер белдерделәр. Моңа барыбыз да шатланып ризалаштык.
Кояшлы матур августның бер көнендә, Мәкчем бабай планы артында, су буенда өстәлләрне буйдан-буйга корып, зур табын көйләнде. Пирог, торт, чәкчәк һәм башка тәм-том белән өстәл тулды. Карбызлар киселде. Учакта пылау, ит пеште, самавырда чәй кайнады.

Авылдашларның бер-берсе белән сөйләшеп сүзләре бетмәде. Гармунчыларыбыз Григорий Галактионов белән Александр җизни Комаров уйнаган көйләргә бар да кушылып җырлады, биеде. Түбән Камада яшәүче Григорий Владимировичның гармунда уйнап, Мәләкәстән кайткан Людмила Попованың җырлавы, шулай ук, Александр җизни уйнап, Тәгъзимә җиңги Барсукованың җырлавы да аеруча матур булды.
Бәйрәмдә Себердән кунакка кайткан авылдашларыбыз Васильевалар — игезәк туганнар Галина һәм Валентина, сеңелләре Нина да бар иде. Алар да җанга якын керәшен җыруларын яратып тыңладылар.
Су буендагы бу бәйрәмдә гөрләшеп, җырлашып, биешеп, сыйланып утырдык. Күңелләр якты хисләр белән тулды. Очрашудан алган җылылыкны, кичерешләрне язып кына аңлатырлык түгел. Урамнарда, болыннарда, су буенда бергә уйнап-үскән авылдашлар белән якын туганнарча бәйрәм итү — гомергә истә кала торган вакыйга. Авылдашлар бу бәйрәмне оештыручыларга, тәмле сыйлар пешерүчеләргә — Александр Суханаевка, Григорий Суханаевка һәм икесенең дә семьяларына; Галина Бабичка; Валентин Герасимов семьясына; Владимир Колчерин семьясына; ди-джей Сергей Галактионовка рәхмәтләр әйтә-әйтә, киләсе елларда да күрешү-очрашулар язсын, дигән теләк белән таралыштылар.

Людмила БАРСУКОВА,
Кадер авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев