Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әхмәт зиратындагы өмәдә бар халык катнашты

Зәй районының Әхмәт авылындагы керәшен зиратында өмә булды.

10 августта Әхмәт халкы керәшен зиратына ашыкты. Олысы-кечесе дигәндәй, уртак эштән беркем дә читтә калмады. Чөнки Әхмәт авылындагы гадәт буенча, зиратны карап, тәртиптә тотучы Григорий Суханаев бу юлы да 10-15 көн алдан өмә турында әйтеп куйган иде. Белдерүне ватсаптагы авыл төркеменә дә «элгәннәр». Шуңа да халык — авылда яшәүчеләр дә, шәһәрдә торучылар да алдан ук әзерләнгән иде. «Триммер» үлән чапкычы белән, ир-атлар зират печәнен чабып чыкты. Аннан, уртак көч белән, печәнне җыеп, машина әрҗәсенә төяделәр. Сүз уңаеннан, ул йөк машинасы да — Григорий Михайловичныкы. 

— Бу өмәне дә Григорий Михайлович оештырды. Зират йортында, аның тырышлыгы белән, тырма һәм сәнәктән башлап, өмә өчен кирәкле барлык эш кораллары да бар. Ул үзе Түбән Камага йөреп эшләсә дә, зиратны да карый, авыл тормышында да актив катнаша. Ярдәм кирәк булса, үзенең тракторында я машинасында хәзер килеп җитә. Әхмәттәге хөрмәтле кешеләрнең берсе ул. Өмәдә Әхмәттә яшәүчеләр генә түгел, читтәге авылдашлар һәм төрле уку йортларында белем алучы студент балаларыбыз, кияүләр, киленнәр дә катнашты. Уртак көч белән, зиратны ялт итеп җыештырып, чистартып куйдык. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга һәм бу эштә башлап йөрүче Григорий Михайловичка зур рәхмәт, — дип хәбәр итте Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев