Авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр икеләтә арта
2026 елда Татарстан бюджетыннан авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче яшь әниләргә бирелә торган бер тапкыр түләнә торган ярдәм өчен 211,8 миллион сум бүлеп биреләчәк.
Беренче баласын тапкан 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум урынына 100 мең сум алачак; өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум урынына 200 мең сум түләнәчәк.
Түләүдән файдалану өчен мөһим шарт бар: гариза биргән вакытка кадәр хатын-кыз кимендә өч ел Татарстанның авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәсендә даими яшәгән булырга тиеш.
Республика хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, түләүләрне арттыру яшь гаиләләргә ярдәм итү, демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм авылларда халыкны саклап калу максатын күздә тота. Бер тапкыр бирелә торган ярдәмне социаль яклау органнарында яки күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Яңа тәртип турындагы карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк, ә түләүләрнең яңартылган күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев