Автомобильне теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак
Хәбәрләр

Автомобильне теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак

Россиядә 1 марттан транспорт чараларын теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Үзгәрешләрнең асылын «Прайм» агентлыгына «Защита» Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов аңлаткан.

Иң мөһиме-хәзер ОСАГО полисын күрсәтергә туры килмәячәк.

«Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны гадиләштерәчәк, ә транспорт милекчеләре өчен теркәлүне тизләтәчәк», — дигән адвокат.

Юлларда иминиятләштерелмәгән автомобильләр саны артуга китерәчәк дигән куркыныч бар анысы. Тик иминиятчеләр хафага бирешмәскә кирәк дигән фикердә, чөнки машина хуҗасы ЮХИДИга автомобиль белән килә, ә моның өчен иминият полисы кирәк.

Тагын бер яңалык-автомобильне сатудан соң ук учеттан төшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ә яңа хуҗа элеккесе өчен штрафлар түләмәү мөмкинлегенә ия булачак. Әмма бу бары тик дәүләт хезмәтләре аша сату-алу килешүе төзегәндә, аны нотариуста раслаганда яки суд карары буенча хуҗалар алмашынганда гына мөмкин, дип йомгаклаган Миронов.

Татар-информ


Нет комментариев