Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Артем Пискуновка мактаулы исем бирделәр

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артём Пискуновка, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 7 августтагы 614нче указы нигезендә, «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде.

Артем Олегович – керәшен егете. Ул 1989 елның 5 июнендә Мөслим районының Яңа Усы авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлый. Казан федераль университетында белем ала. 2008 елдан – Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге театры артисты.

Спектакльләрдә иллеләп рольдә уйнаган. Алар арасында — Гамлет («Гамлет. Сцены»), Сөләйман Тимербаев («Соңгы пьеса»), Яшь Мирвәли («Өч аршын җир»), Абруй («Кара урман»), Камыр батыр («Шурале-online»); Автор («Гашыйклар тавы»), Җәләл («Хаҗи әфәнде өйләнә»), Ричард Галин («Айгөл иле»), Гада («Йосыф-Зөләйха») һәм тамашачы күңелен яулаган башка рольләре дә бар. Артём «Татарстан — Яңа гасыр» телевидениесенең «Ә син...?» дигән интернет-шоуында да катнашты.

Татарстанның атказанган артисты Артём Пискуновны тиздән тамашачы зәңгәр экраннарда күрә алачак. Ул Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле буенча төшерелә торган телевизион сериалда уйнаячак.

— Театрда 18 ел иҗат иткәннән соң әнә шундый мактаулы, дәүләт бүләгенә лаек булдым. Рәхмәтләрем чиксез, әлбәттә. Телефоным тынып тормый, шалтыраталар, матур сүзләр әйтәләр. Иң мөһиме, һәр котлау ихластан! Туганнар, дуслар, танышлар, хәтта дошманнарыма кадәр (көлә) сөенделәр дип беләм. Миннән гел берәр төрле исемең бармы дип сорый торганнар иде. Таныклыгыма язылган исемнән кала бүтән бер исемем дә юк дип җавап бирәм дә, вакыт инде, дәүләт бүләге алырга да вакыт диләр, ә минем бер генә дә исем китмәде, кирәк өчен генә кирәксенмәдем. Бирәләр икән, димәк, лаекмын, менә шул нәтиҗәне көттем. 3-4 ел элек утырып санаган идем, 40 тан артык роль иҗат ителгән. Рәхәтләнеп эшләдем, хәзер дә җаным-тәнем белән яраткан хезмәтемдә. Исем алырга кызыкмадым, дөресрәге ул хакта уйлап та карамадым», – дип сөйләгән Артем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев