Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Армиягә чакыру яшендәге ир-егет армия хезмәтен контракт хезмәтенә алыштыра ала

Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә җыю пункты офицеры Егор Горячев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзергә ниятләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым «Кайнар линия» булдырган. Аңа 117 номеры аша шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Кандидат башлангыч бәяләү буенча гаскәрдә хезмәт итүгә крнтракт төзү өчен кулай дип табылса, аның мәгълүматлары сайлап алу пункты белгеченә тапшырыла. 

«Хәрби хезмәткәр, Пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениеләренә контракт буенча кабул ителгән очракта, контракт вакыты чыккач хәрби хезмәттән килә ала. Контракт төзүнең минималь вакыты — 1 ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә 1,5 айдан 3 айга кадәр укыту-өйрәтү уздырыла, контрактын тәмамлагач, хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме биреләчәк. Димәк, ул бу категориягә караган кешеләргә күздә тотылган барлык ташламаларга ия булачак», — дигән Горячев.

Бу гаскәр төре узган елның 21 ноябрендә оештырылган. Моңа кадәр төрле гаскәрләрнең пилотсыз очкычлардан файдаланучы подразделениеләре генә булган. Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, «Герань»нән алып, «Странник» чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр — пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла. Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты — 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә.

Компьютер уеннарын яратучыларның мондый гаскәрләргә эләгү мөмкинлекләре зуррак, чөнки аларның бармаклары шомарган, интерфейсны әйбәт белүләре өйрәтү процессын тизләтә.

1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүчеләргә түләү күләме 2,9 миллион сумга җиткерелде. Илдә иң зур түләүләрнең берсе бу. Түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы — республика казнасыннан, 400 мең сумы — министрлыктан бирелә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев