Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Ана капиталының гомуми күләме күпмегә артачак?

2025 елда ана капиталының гомуми күләме 912 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков сөйләде.

Бу 2024 елга караганда якынча 80 меңгә күбрәк. 

«Ана капиталы арта. Аның гомуми күләме 2025 елда 912 мең сум тәшкил итәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда, якынча 80 меңгә күбрәк», — дип РИА Новости министр сүзләрен китерә.

Шулай ук 2025 елның 1 февраленнән беренче балага сертификат суммасы 690 мең сумга кадәр артачак (2024 елга караганда 60 мең сумга күбрәк). Әгәр гаиләдә икенче бала туа икән, моңа кадәр сертификат рәсмиләштермәгән ата-аналар өстәмә рәвештә якынча 222 мең сум алачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә ир белән хатын аерылышкан очракта пенсия балларын урталай бүләргә тәкъдим иттеләр.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев