Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкара V «Татар сүзе» телевизион бәйгесенең гала-концерты узды.
«Татар сүзе» Татарстан Рәисе карамагындагыТатар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.
Быел бәйге 5нче тапкыр уздырылды. Анда 4500 гариза килгән. Жюри членнары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән.
14-17 яшьлекләр арасында керәшен кызы – Биектауда яшәүче Амелия Феофанова да бар. Амелия «Поэзия» номинациясендә II урын яулаган.
Нет комментариев