«Туганайлар»ның тагын бер хезмәткәре Алиса Әхмәтшина. Ул – социаль челтәрләр редакторы.
— Килдем, күрдем, «үземнеке», дидем. Элек «ТАТМЕДИА» бинасы яныннан узганда, анда эшләү миңа тормышка ашмаслык хыял булып тоела иде. Белемем буенча юрист, журналистикадан ерак торам. Шундый сүз бар: хәзерге көнебез — ул безнең үткәндәге хыялыбыз. Ул чакта журналистка өлкәсендә эшләү хыялым бик көчле булгандыр, күрәсең.
«ТАТМЕДИА»да, аның да әле үзебезнең керәшен газетасы редакциясендә эшләвем — икеләтә бәхет. «Туганайлар»га эшкә урнашуның беренче көненнән үк мине яңа танышуларга, җыр-моңга тулы, эзләнүләргә бай мавыктыргыч иҗат тормышы үз эченә бөтереп алып кереп китте. Кайчакларда тәүлекнең 24 сәгатен дә эштән аерыла алмау авырлыкларын хыялымның чынга ашуы оныттыра. «Туганайлар» — үз урыным, иҗат дөньям, асылым.
Нет комментариев