Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алина Давыдова: Мин «Салават» җыр театрыннан киттем

Талантлы җырчы Алина Давыдова татар эстрадасында үз урынын табып, әйбәт кенә эшләп килә. Күптән түгел булган сольный концерты моны раслый.

Алина Давыдова үзенең Вонтакте социаль челтәрләре битендә үзенең «Салават» җыр театрыннан китүе турында әйтә.

“Мин «Салават» җыр театрыннан киттем. Салават Фәтхетдинов командасында инде студент булып йөргән чакларымнан ук эшли башладым һәм 22нче сезоннан 25нче сезонга кадәр шунда хезмәт иттем.

Күпмедер вакыттан соң мин яңадан өч сезонга әйләнеп кайттым. Ә 37нче сезон минем өчен бу театрда соңгысы булды.

Салават абыйга һәм җыр театрына мин бик рәхмәтлемен.Кайчандыр «Салават» җыр театры сәхнәсеннән мин үземнең артист булу хыялын тормышка ашыра башладым.

Эстрадабызның күп танылган артистлары да үз эшләрен минем кебек башлаганнардыр. Мин дә кайчандыр шундый дәрәҗәле артист булып, яшь артистларга үз иҗат капкаларын ачарга булышырмын дип уйлыйм. Әлбәттә, зур артистларга ияреп йөрү ул рәхәт. Бар да әзер, заллар тулы. Акча килә. Ә үзеңә команда җыеп, аерым концертлар кую күп көч, тырышлык таләп итә. Абынсам-абынам, батсам-батам, үземне сынап карарга мин әзер”, – ди ул.

 

 

А.Кондратьева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев