Олы Шүрнәктән Александр Чайниковның кулында агачлар да «җанлана»
Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында яшәүче Чайникловоар тырыш гаиләләрнең берсе.
Яз җиттеме, үз хуҗаларын көтеп, парктагы биек агачларда Александр осталыгын чагылдырган сыерчык оялары тора. Өстәлләр, урындыклар, бизәкләп ясалган караватлар, тәре почмаклары — боларның барысын да үзенең алтын куллары белән Александр ясый.
Александрның үзен күрә алмадык, эш кешесе бит. Хатыны Лилия белән сөйләштек. Ул иренең агач эше белән мавыгуы мәктәпкә җимлекләр ясап бирүеннән башланды, дип сөйләде.
«Һәр ата-ана баласы өчен тырыша, Александр да, бик теләп тотынды. Җимлек тә, сыерчык оялары да шәп чыкты. Илһамланып, үз йортыбызга тәрәзә йөзлекләре ясады. Бу матурлыкны күреп, күршеләр дә сорый башлады», — ди Лилия.

Ясалган фигураларга, тегермән, коеларга сокланмый мөмкин түгел. Лилия Фәритовна белән Александр Афанасьевич өч бала үстерәләр. Зур хуҗалыкларында маллар асрап, кош-корт үстереп җитешле гомер итәләр.
.jpeg)
.jpeg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев