Әлбәдән авылында Батыр агачы утыртылды
Хәтер һәм кайгы көнендә Питрәчнең үзендә һәм авылларында истәлекле чаралар узды.
Бу көнне Питрәчтә аерым кунаклар – Беларусь республикасы вәкилләре, халыкара «Батырлар агачы» патриотик проекты җитәкчеләре Алексей һәм Елена Манец булды.
Көннең төп вакыйгасы – Әлбәдән авылында истәлекле чыршы утырту. Тугандаш Белоруссиядән китерелгән бу агач, Советлар Союзы Герое, майор Петр Гавриловның туган авылында утыртылды.

Тантаналы «Юнармия» вәкилләре, «ФОРПОСТ» һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты. Чыршыны утыртканда, символик рәвештә, үсенте төбенә, Петр Гаврилов яшәгән Краснодар крае туфрагы салынды. Чыршыга Белоруссиянең Буг елгасы суы сибелде.

Бу үсенте – буыннарның ныклы бәйләнеше һәм халыклар дуслыгы символы. Ул Питрәч районына килүчеләрне җәлеп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев