Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Актауның тырыш халкы һәр эшкә теләп кушыла

Актау авылы Чистайдан 14 километр ераклыкта урнашкан.

46 ел шушы авылда гомер итеп, авыл кибетендә эшләүче Валентина Лекарева:

“Авылыбыз – бик матур җирдә, таулар арасында. Табигате сокланып туймаслык, таллар үсә, кошлар сайрый. Бездә халык бик эшчән, малларны күп асрыйлар, чисталык, тәртип яраталар. Үзебез дә өч сыер, ике ат тотабыз. Ике ул, бер кыз үстердек. Хәзер оныклар сөябез. Улымның берсе – махсус хәрби операциядә. Авылда эш кенә юк, фермалар бетерелде. Шуңа, халык маллар асрап көн күрә. Шактый гына кеше Чистайга йөреп эшли. Кызым сөт заводында эшли, үзе дә 10 сыер тота. Киленем Кызыл-Яр авылында мәктәптә укыта.

Актауда мәктәп яшендәге 9 бала бар, алар укырга күрше авылга автобус белән йөриләр. Авылыбыз зур түгел, барлыгы 50 тирәсе йорт кына. Чиста сулы, челтерәп аккан чишмәбез – авылыбыз яме. Хәтта тирә-як авыл, шәһәрләрдән дә килеп безнең чишмәдән су алалар.

Авыл халкы бердәм, тату. Әле күптән түгел генә зиратны чистарттык. Авылдашлар әлеге эшне оештыручы Ленар Әгъләмов һәм Илья Шәйхетдиновның тәкъдимен берсүзсез кабул иттеләр. Халык күп җыелды. Читтә яшәүче авылдашлар да, яшьләр дә кушылды”, – дип сөйләде.

Клуб эшләми, дип борчыла авыл халкы Ә менә яңа төзелгән кибеткә сөенеп туя алмыйлар. Анда халыкка көндәлек көнкүрешендә куллану өчен бар әйбер дә сатыла.

Валентина Лекарева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев