Җәкәү йортында керәшен кием үзенчәлеген өйрәнүгә башыланган семинар уздырылды
12 сенябрьдә Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Керәшеннәрнең милли традицион киеме. Этнографик материаллар белән эшләү алымы» дигән темага фәнни-гамәли семинар булды.
Семинарда Татарстанның төрле районнарыннан җыелган фольклор ансамбльләре җитәкчеләре, милли кием белән кызыксынучылар, шулай ук, Чиләбе өлкәсеннән килгән белгечләр катнашты.
Традиция буенча, Җәкәү йортындагы бу семинар да Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова чыгышы белән башланды. Ул семинарда катнашырга теләүчеләрнең бик күп булуын, шунлыктан, семинарны туры эфирда карау мөмкинлеге тудырылганын искәртеп үтте. Соңгы өч елда гына да керәшен фольклор коллективлары өчен шактый күп сәхнә костюмы тектерелгән. Идел буе халыкларының милли киемен яңартуга республика җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Казан Кремлендә Идел буе халыкларының милли кием күргәзмәсе тора. Аның бер өлеше яңартып ремонтланган Халыклар дуслыгы йортында да урнаштырылган. Идел буе халыкларының милли киемнәре арасында керәшеннәрнең элгәреге биш костюмы да бар. Рәиснең махсус фонды исәбеннән, елның-елында Җөридә уздырыла торган республикакүләм Питрау бәйрәмендә фольклор коллективларга, сәхнә киеме тектерү өчен, сертифкатлар тапшырыла. Бу исә фольклор коллективларның үсешенә зур йогынты ясый. Әле яңа гына Җәкәү йорты белгечләреннән торган экспедициянең Зәй, Әлмәт һәм Тукай районнарында элгәреге кием үзенчәлекләрен өйрәнеп кайтуы да традицион костюмны өйрәнүгә игътибарның ни дәрәҗәдә зур икәнен күрсәтә.


Людмила Даниловна бу семинар скипер Юлия Әхмәтҗановага «ничә еллар буе безнең белән бергә традицион костюмнарны өйрәнү, тегү белән шөгыльләнә, керәшен фолькор коллективларына да сәхнә киеме тегә», дип, рәхмәт белдерде, семинарның нәтиҗәле үтүен теләде.
Семинар кунаклары арасында Татарстан Халыклар дуслыгы йортының этник мәдәни эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Любовь Тукаева һәм, шулай ук, Казан федераль университетының халыклара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Елена Гущина да бар иде.
Идел буе халыкарының милли киеме проектының фәнни җитәкчесе Елена Геннадьевна үз чыгышында семинарга килгән һәр белгечнең үзе өчен файдалы нәрсәләр өйрәнүен теләде.
«Безнең барыбызны да традицион культурага мәхәббәт берләштерә. Традицион культура бик тә заманча була ала. Аның никадәр актуаль була алуын башкаларга, хәзерге яшьләргә дә җиткерергә тиешбез. Үзем рус милләтеннән булсам да, семинарга тамакса тагып килдем. Керәшеннәр янына кунакка килгәнмен икән, милли бизәнү әйбере булган тамаска тагуымны урынлы дип саныйм», — дип әйтүче галимнең сүзләрен хуплап, залдагылар кул чапты.
Семинар спикеры Юлия Әхмәтҗанова һәм, шулай ук, Людмила Белоусова өстендәге керәшен милли күлмәгенең, тамаксаның заманча зәвыклы һәм матур булуы беркемнең дә игътибарыннан читтә калмагандыр.


Көне буе барган семинарда керәшеннәрнең элгәреге милли киемен заманча яңартып халыкка кайтаручы дизайнер, этник остаханә җитәкчесе Юлия Владимировна сөйләгәннәрне, экрандагы фотоларны, слайдларны керәшен милли киемен тегәргә өйрәнүчеләрнең барысына да күрсәтергә, тыңлатырга иде дип карап утырдык. Хатын-кыз күлмәкләре, алъяпкычлары, алардагы бизәкләр... Баш киемнәре... Сүрәкәләр... Чигәчәләр... Тегүчедән аерым бер осталык таләп ителә торган ирләр киеме... Боларның барысы турында да Юлия Әхмәтҗанова сөйләгәннәрне истә калдыру, ул кием үзенчәлекләрен өйрәнү өчен бер генә көн түгел, айлар кирәктер, мөгаен…

Чиләбе шәһәрендә яшәүче рәссам-дизайнер Екатерина Прямоносованың һәм Нагәйбәк районының Фершампенуаз авылы иҗат йорты директоры Олеся Ишимованың милли киемгә кагылышлы үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашулары да кызыклы булды.

Хәзерге глобальләштерү чорында һәр халыкның борынгыдан килгән үз традицияләрен саклау аеруча зур әһәмияткә ия икәнен истә тотсак, керәшен яшьләре арасында бу асыл мирасны саклап киләчәккә илтерлек кызлар, егетләр табылыр, табылмый калмас…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев