Җәкәү йортында – «Гөлекәй маҗаралары»
21 декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы активистлары белән берлектә, балаларга «Гөлекәй маҗаралары» исемле сихри кышкы әкият күрсәтте.
21 декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Бәрәкәт» керәшен яшьләре ошемасы активистлары белән берлектә, балаларга «Гөлекәй маҗаралары» исемле сихри кышкы әкият күрсәтте.
Яңа елны каршылап, Җәкәү йортында кечкенә тамашачылар өчен бәйрәм үткәрү традициягә әйләнде. Кышның матур бер көнендә, бәйрәмчә киенгән керәшен балалары мәдәни үзәккә җыелды. Бала күңеленә үтеп керерлек итеп әзерләнгән бу бәйрәмгә төрле районнардан һәм Казаннан барлыгы 50ләп бала җыелды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы егетләрнең – геройларның да балалары бар.

Бәйрәмчә итеп бизәлгән, зур яшел чыршы куелган залга, бер-бер артлы, әкият геройлары – җәнлекләр чыкты. Аларның оста уйнаулары бала-чаганы гына түгел, әти-әниләрен, әби-бабайларын да үзенә җәлеп итте. Тамашаның максаты – балаларда татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Тамашачылар әкият геройлары белән бергә уеннарда катнашып, Кырлач бабайга шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп күңел ачтылар, бүләкләр алдылар.

Зәй районыннан Малафеевлар гаиләсе оныкларын алып килгән. “Амбал” позывнойлы уллары – хәрби операциядә.
Шулай ук, беренче көннәрдә үк махсус хәрби операциягә алынган Виктор Казаковның да гаиләсе биредә. Хатыны Роза:
«Ике кызыбыз – Влада һәм Ксюша бик теләп килделәр. Рәхмәт, нәниләрнең күңелләрен күтәреп, шундый чаралар оештыручылар бар. Монда килеп, балалар бер-берсе белән таныша. «Казанга кадәр барып, Кырлач бабайның үзен күрдек» дип, сөенечләрен дусларына сөйлиләр. Әтиләре елга бер ялга кайтып китә. Балалар гел искә төшереп, сагынып көтәләр», – диде.
Чыгышы белән Кайбыч районындагы Олы Тәрбиттән булган, Казанда яшәүче Луиза Костюкованың кызы Кира әнисенә сыенып ук утырган.
«Ирем Константин хәбәрсез югалды. Бар да әйбәт булыр, кайтыр дигән ышаныч белән яшибез», – диде Луиза өмет тулы яшьле күзләрен сөртеп.

Питрәчтән килгән Юлия Лещева, 7 айлык улы Андрей һәм 3 яшьлек кызы Аня белән бәйрәмдә икенче тапкыр катнашуын әйтте.
«Безгә бик ошый. Балалар кечкенә булсалар да, биюләргә дә кушылдылар. Мондагы атмосфера бик җылы, рәхәт. Бергәләп күңел ачып кайтабыз. Ирем Сергей икенче бала тугач кына кайткан иде. Ат елында бер генә теләгем бар: дөньялар тынычлансын, барлык әтиләр дә үз гаиләләре янында булсын», – диде ул.
Теләче районының Субаш авылыннан килгән Валерия һәм Никита Хрестиновларның әниләре Людмила, балаларының әтиләре 2024 елда батырларча һәлак булуын әйтте.
«Без әтиебез белән горурланабыз. Ул – герой. Илебезне, безне яратканга үз-үзен кызганмады. Аны һәрвакыт күңелдә сакларбыз», – диделәр инде буйга җитеп баручы балалары.
Бу игелекле чара, һичшиксез, балаларның күңеленә тирән тәэсир итте. Аларның елмаюлары, шатлыклы авазлары, әкият геройларына ышанулары – болар барысы да бу көнне онытылмаслык итәр. Әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар өчен бу тамаша, мөгаен, аеруча мөһим булгандыр. Аларның йөзләрендәге сөенеч, әтиләренә булган сагынуны бер мизгелгә булса да оныттыргандыр.
Балык бистәсе ягы кызы, ире батырларча һәлак булган Эльвира Кузьминаның ике баласы – Валерия һәм Кирилл. Кирилл шундый мөлаем, ачык күңелле бала. Тамаша вакытында барлык сорауларга да җавап бирде, бигрәк тә исемнәрнең керәшенчә ничек әйтелүен белүе Кырлач бабайның үзен дә шаккатыргандыр. Эльвира Ивановна:
“Тормыш дәвам итә. Балалар үсә, әтиләре сөенер иде дә бит... Керәшен йортына ашкынып киләбез. Монда уртак язмышлы кешеләр белән аралашабыз. Калган гаиләләргә авыр хәсрәт җилләре кагылмасын, тынычлык урнашсын, балаларыбызны үстереп кеше итик, киләчәкләре бәхетле булсын”, – диде.

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан килгән Васильевлар гаиләсендә ике егет үсә. Алар да:
«Яңа елда әтинең исән-сау безнең яныбызга кайтуын көтәбез», – диделәр.
Бу очрашу балаларның күңеленә яктылык, шатлык һәм өмет өстәде, аларның киләчәккә булган ышанычларын ныгытты. Балалар өчен генә түгел, ә ирләре, уллары хәрби операциядә булган гаиләләр өчен дә рухи ярдәм булды. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мондый игелекле эше, һичшиксез, күпләргә үрнәк.

Еллар, бер-бер артлы үтеп, тарихка күчә. Кемгә шатлык-уңышлар, кемгә хәсрәт-югалтулар китергән 2025 ел да артта калды. Киләсе 2026 ел тыныч һәм игелекле булсын, һәр гаиләгә җылылык, муллык, сәламәтлек һәм иминлек алып килсен, бәхет китерүче еллардан булсын. Керәшеннәрнең Җәкәү йортында бары тик шатлыклы чаралар гына узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев