«Айбагыр»да ял итүчеләрне көн саен файдалы, кызыклы масстер-класслар, очрашулар каралган.
«Айбагыр»ның бер көнендә балалар керәшен бию серләренә төшенде. Бию буенча мастер-классны хореограф Диана Сергеева уздырды. Аның әйтүенчә, балаларның һәркайсы сәләтле, аларда кызыксыну һәм теләк зур.
Лагерьда ял итүче Елисей Грибаков: «Бик кызыклы мастер-класс булды. Үзем өчен яңа керәшен бию элементларын белдем. Диана түти барысын да уен форматында оештыргач, күңелсез, ардыра торган булмады», – дип сөйли.
Шулай ук, вожатыйлары Диана түти «Теләкләр картасы» («Карта желаний») ясарга өйрәткән. Айбагырлыларның хыяллары чынга ашачак дип өметләнәбез.
Видео: Ангелина Мухина
Нет комментариев