Аграфена Васильева «KAZAN» театральләштерелгән тамашасында төп рольне уйнады
Казанның Сәйдәш мәдәни үзәгендә «Казан легендасы» дип исемләнгән театральләштерелгән фольклор шоу булды. Анда танылган артист Аграфена Васильева да катнашты.
«Сәйдәш» бию театрының 25 еллыгы уңаеннан, юбилей концерты булды. Ул Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылган «KAZAN» театральләштерелгән фольклор тамашасы белән башланып китте.
2016 елларда, анда катнашу өчен артистлар, җырчылар сайлап алу кастингында 200 кеше арасыннан Аграфена Васильевага да бәхет елмая. Риваятьләргә нигезләнгән һәм мәҗүсилектән башланып, Болгар, Казан ханлыкларын гәүдәләндергән, хәзерге заманны да яктырткан ул шоу-тамашада Туйбикә ролен нәкъ менә ул башкара.
Туйбикә — ул легендалар, әкиятләр сөйләүче. Казанның тарихи үткәннәре хакында Туйбикәнең монологлары җыр-биюләр белән үрелеп барды. Карендәшебез, юмор остасы, артист Аграфена Васильева тамашада уйнамады, ә Туйбикә булып яшәде: гәүдәсенә килешеп торган затлы борынгы киеме, тавышы, үз-үзен тотышы, һәр хәрәкәте, хәтта, карашы күңеләрне әсир итте. Тамашачы Туйбикәгә ияреп, Ак Бүре, Тырышмал кызлары, татар-монгол явы, Сөембикә турындагы риваятьләрне күз алдына китереп утырды. Сабантуй белән тәмамланган тамашага төрле халык биюләре ялганды.


Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев