Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әбидә кунакта: Хуҗа Хәсәнгә чит ил студентлары килде

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы «Автобродяга» каналының уникаль «БлогШоу» проектында катнашкан. Кытайдан, Кубадан һәм Нигериядән русча сөйләшүче өч студент авылдагы әбиләрдә кунак булу өчен Россия буйлап сәяхәткә чыккан.

Әлеге проект, халыкара хезмәттәшлек призмасы аша, рус һәм башка җирле халыкларның традицияләрен, көнкүрешен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Бу проектны тормышка ашыру барышында алар җирле халык традицияләре һәм культурасы белән танышалар, шулай ук, әбиләргә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. 

Кунакчыл һәм зирәк әбине табу максатыннан, чит ил студентлары Хуҗа Хәсән мәдәният йорты директоры, «Миләшкәй» керәшен ансамбле җитәкчесе Анна Матвеевага мөрәҗәгать иткәннәр. Моны ишеткәч, ансамбль солисты Галина Ипатьева бу мавыктыргыч маҗаралы проектның тормышка ашыруда ярдәм итәргә теләп ризалашкан.

Хуҗа Хәсәнгә килеп төшкән өч студентны карендәшләребез ачык йөз һәм кунакчыллык белән каршы алды. Танышуның беренче минутлары ук хис-кичерешләр белән тулы иде. Галина түти студентларны үзенең йорт-җире белән таныштырды. Үз тормышы һәм авыл яңалыклары турында сөйләде. Студентлар Галина түтигә бакча эшләрендә ярдәм иттеләр: бергәләп кишер һәм чөгендер алдылар, сарымсак утырттылар, суган һәм бәрәңгенен яхшыларын сайлап, капчыкларга тутырдыдар. 

Хуҗа Хәсән авылы халкы, Галина түтинең кызлары, аның күршесе Мария Волкова һәм «Миләшкәй» керәшен ансамбленә йөрүчеләр йола-гадәтләр белән таныштырдылар. Чит ил студентларына бакчачылык һәм аш-су әзерләү серләрен өйрәттеләр.

Керәшен культурасы студентларны үз эченә бөтереп алып кереп китте. Алар бакчада эшләргә өйрәнеп кенә калмадылар, керәшеннәрнең традицион ризыгын әзерләргә өйрәнделәр. Мичтә кәбестә ашы, чүлмәктә итле ризык һәм күмәч пешереп карадылар. Галина түти үзенең аш-су серләре белән уртаклашты, ә студентлар борынгы рецепт буенча кәбестә тозладылар.

Керәшен дөньясында 2 көн яшәп алу студентлар өчен зур ачыш булды. Алар җирле халыкның кунакчыллыгына таң калдылар. Яшьләр белән аралашу шатлыгыннан Галина түти үзе дә яшәреп киткәндәй булды.

«БлогШоу» проектында катнашу Кытай, Куба һәм Нигериядән килгән студентларны Россия авылы тормыш белән таныштырса, Хуҗа Хәсәндәге карендәшләргә үзебезнең традицияләрне, йола-гадәтләрне, милли ризыкны бар дөньяга таныту мөмкинлеге дә булды. 

Бу сәяхәт җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләрне берләштерү белән беррәттән, традицияләрне саклауның һәм аны яшьләргә тапшыруның әһәмиятен күрсәтте. 

Руфина Канашова, Хуҗа Хәсән

Фото: Анна Матвеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев