Михаил Яковлевич Кадрәк авылында туган булса да, гаиләсе белән Тубән Юшады авылында 15 ел яши, аннан соң Минзәләгә күченәләр.
Минзәлә районының Түбән Юшады авылында бу көннәрдә бик кадерле һәм истәлекле очрашу булып узган. Бу хакта мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова язды.
Бәхетле картлык
Михаил Яковлевич Кадрәк авылында туган булса да, гаиләсе белән Тубән Юшады авылында 15 ел яши, аннан соң Минзәләгә күченәләр.
99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яковлевич гаилә дуслары – Алексей Арзамасовларга кунакка килгән.
«Ул әтием — Алексей Петровичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Шулай ук, энем Артемның урсатае буларак, аңа да үзенең бүләкләрен тапшырды», — ди Наталья Алексеевна.
Чәй өстәле артындагы сөйләшүләр
Бу исә чын тарих дәресе кебек булган. Михаил Яковлевич белән Натальяның әнисе ягыннан бабасы — сугыш ветераны Аркадий (Әркәш) дәдәй бик якын дуслар булганнар.
«Искә алынган хатирәләр бик күп булды. Алар ничек күңелле итеп рәт ашларында йөрешкәннәре, әти армиядән кайтканда Миша җизни Чаллыга эш белән барган җиреннән кире борылып, солдатны авылга алып кайтканын, 1962 елның 1 сентябрендәге сазлы-яңгырлы төндә әнине бала табу йортына алып чабуларын елмаеп искә алдылар. Бу истәлекләр бүгенгедәй күз алдында яңарды», — дип дәвам итте сүзен Наталья Чепкасова.
Әркәш дәдәй гармуны
Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле — Аркадий дәдәйнең гармуны белән бәйле булды. Оста гармунчы буларак танылган бабайның музыка коралын Арзамасовлар бүген дә кадерләп саклыйлар икән. Михаил Яковлевич аны кулына алгач, күзләрендә яшьләр тулган, бергәләп җырлап та алганнар. Әркәш дәдәй ачык күңелле, оста гармунчы була, тирә-якта аны белмәгән кеше булмагандыр.
Мәдәният йортында
Китәр алдыннан Михаил Яковлевич Түбән Юшадыдагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булган. Клубка кереп узенең ничек куанганын белдергән:
«Авыл халкының шундый матур бинада җыелып бәйрәмнәр үткәрүе бик сөенечле хәл», — дигән ул. Ул үзе дә Түбән Юшадының электән килгән престол бәйрәме Ибануны билгеләп үткәндә, даими финанс ярдәме күрсәтә.
Клуб бинасында урнашкан музей почмагына кергәч, рәхмәтләрен белдергән ул. «Күпме тырышлык кергән, булдыргансыз», — дип, мәдәният йорты хезмәткәрләрен тагын да үсендереп җибәргән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев