14 яшькә кадәрге балаларга аерым чит ил паспорты кирәк булачак
2027 елның 1 гыйнварыннан россиялеләргә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен аерым чит ил паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак. Шул көннән башлап иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында белешмәләр кертү туктатылачак.