Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда чәчтарашларга эшли башларга рөхсәт бирергә мөмкиннәр

Рөстәм Миңнеханов моның социаль ихтыяҗ булуына игътибар юнәлтте

Беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәгән хәлдә чәчтарашханәләр эшчәнлеген яңадан башлау мөмкинлеген өйрәнәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. 

 РФ бизнес-омбудсмены Борис Титов республика эшкуарлары белән онлайн-очрашу үткән. Очрашу вакытында хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карауны сорады һәм эшләрне башкарган вакытта санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә торган онлайн-системаны тәкъдим итте.

Президент моның социаль ихтыяҗ булуына игътибар юнәлтте. Хезмәт күрсәткән вакытта шактый тыгыз контактка керү чәчтарашның да, клиентның да сәламәтлеген куркыныч астына куярга мөмкин. Шунлыктан Президент тиешле карар чыгарганда республикада яшәүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге беренче урында булырга тиешлеген истә тотарга кушты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев