Рөстәм Миңнеханов республикада дистанцион белем алуга әзерлекне тикшерде
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа форматка вакытлыча күчү белем бирүнең сыйфатында чагылыш тапмаска тиеш
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 131 нче лицеенда республикада дистанцион белем алуга (ул коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен кертелә) әзерлекне тикшерү өчен булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булган. Рөстәм Миңнеханов яңа форматка вакытлыча күчү белем бирүнең сыйфатында чагылыш тапмаска тиеш, дип белдерде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге системаны җентекләп тикшерергә йөкләмә биргән.
Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында укуны сыный башладылар. Бу 100 укучы өчен онлайн-дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
19-21 март көннәрендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион формада дәресләр үткәреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Укучылар 31 мартка кадәр Язгы каникулларда булачак.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев