Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар укытучыларга җырлы бүләк әзерләде

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырының видеосы чыкты.

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллин сүзләренә язылган, атаклы композитор Әхмәт Хәйретдинов көенә иҗат ителгән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырының видеосы чыкты.

«Октябрьнең беренче ял көнен барыбыз да зур дулкынлану белән көтеп ала. Укытучылар көненә мәктәп тә укыган елларда шигырьләр ятлап, җырлап өйрәнә идек. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырыннан башка Укытучылар көне узмагандыр мөгаен. Хәзер дә аны укучылар яратып башкара. Белем бәйрәмендә дә, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә дә иң еш җырлана торган җырларның берсе ул. Шуңа күрә, балаларда да кечкенәдән укытучыларга олы хөрмәт тәрбияләү максатыннан, «СалаваTik»лар белән әлеге җырны башкарырга булдык. Һәрбер мөгаллимгә дә җырлы күчтәнәч булып барып ирешсен иде», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Видеода тамашачылар Чаллы рәссамы Алина Хәйруллина ясаган ком анимациясеннән сюжет күрәчәк. Биредә әти-әнисе беренче тапкыр улларын 1 сентябрьдә мәктәпкә илтеп, яшь укытучы кулына тапшыруы турында хикәя сөйләнелә. Еллар үтә, малай белем ала, беренче авырлыклар һәм шатлыклар белән очраша, ә укытучы һәрвакыт аның янында булып, ярдәм итеп тора. Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң укучылар, кошлар кебек, мәктәптән төрле якка очып китәләр. Безнең героебыз да югары белем ала, өйләнә һәм аның кызы туа. 7 елдан соң ул да аны мәктәпкә илтеп, яраткан укытучысы кулына тапшыра. Олы яшьтәге укытучы баланы шатланып каршы ала һәм, кулыннан тотып, белем дөньясына озата.

Бу җырның сүзләрендә күпме тирән мәгънә, укытучыларга карата мәхәббәт хисләре яшеренгән. Әдип Фәнис Яруллин аны үзенең укытучыларына багышлап язган була. Хәрби хезмәттәт төрле тән җәрәхәтләре алып кайткач, ул Казанның 18 нче номерлы кичке мәктәбендә белем алуын дәвам иткән. Гомерлеккә йөри алмас хәлдә калган егетне укытучылар өенә килеп укыта торган була. Наилә Гарифулла кызы Гатауллина, Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева, Виктория Михайловна, шагыйрьнең яраткан укытучысы – Вәли Хаҗи улы... Гаҗәеп язмышлы шагыйрь Фәнис Яруллинны белем иленә алып кергән әлеге остазларына гомерлеккә рәхмәтле булуын шигъри юлларга салган да.

Беренчеләрдән булып әлеге җырны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев башкарган була. «Консерваториядә укуымны тәмамлап йөргән чагым. Укытучыларга багышлап язылган җырны беренче тапкыр газета битендә күрдем. Җырны иң беренче булып мин башкардым», – дип искә ала М.Галиев үзенең бер интервьюсында.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев