«Салават күпере» журналы балалар өчен яңа проектын тәкъдим итә
«Салаватик»лар белән өйрәнәм!» дип исемләнгән беренче җырлы видеосы чыкты.
«Салават күпере» журналы балалар өчен яңа "Салаватик"лар белән өйрәнәм!" проектын тәкъдим итә. Бүген интернетта проектның беренче җырлы видеосы чыкты.
«Безнең нәни укучыларыбыз „СалаваТик“ төркемен бик якын итә. Аларга кушылып, татарча җырлый, бии. Редакциябез белән уйладык та, балаларны Салаватиклар белән татар теленә өйрәтергә булдык. Әлбәттә, сүзләрне җырлый-җырлый өйрәтәчәкбез. Беренче җырыбыз „Төсләр“ дип атала. Ул җыр өчен талантлы шагыйрә Гөлназ Гарипова-Дениз — сүзләр, Руслан Әмиров көй язды. Ә видеоклипта Салаватиклардан тыш „СалаваТик“ балалар студиясе укучылары да катнашты. Хәят Камалетдинова, Назыйм Низамиев һәм Сәйдә Гарифуллинаның тәүге тапкыр клипта төшүләре, беренче адымнары бу. Нәниләр камера алдында үзләрен бик әйбәт күрсәтә алулары белән сокландырды. Ел дәвамында „СалаваТик“ студиясе дәресләренә йөрүләренең нәтиҗәсе бу. Алга таба да клипларда Салаватик мәктәбе студиясе укучылары катнашачак. Аларны остазларыбыз сайлап тәкъдим итәчәк», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«Без яңа проект өчен еллык план төзедек, темалар исемлеген яздык. Проектның айлык темасы, әлбәттә, «Салават күпере» журналының төп темасы белән аваздаш. Әйтик, гыйнвар санында укучыларыбыз журналда «Төсләр» темасы белән таныша. Без аларга төсләр турында әкият, уеннар, хәтта тәҗрибә дә тәкъдим итәбез. Ә инде "СалаваТик"лар белән өйрәнәм!" проекты бу теманы тагын да ачып, төгәлләп куячак.
Моннан тыш, без укучыларыбызга тагын бер күчтәнәч әзерләдек. Быел «Салават күпере» журналында дөнья күрәчәк әкиятләрдә Салаватиклар да катнаша башлаячак, ягъни алар әкият геройларына әвереләчәк. Ел дәвамында аларның кызыклы маҗаралары белән танышырга, Салаватиклар белән дуслашырга, җырлый-җырлый яңа сүзләр өйрәнергә мөмкин булачак. Алга таба саннар, фигуралар, хайваннар һәм ел фасыллары турында шәп җырлар булачак," — ди «Салават күпере» журналы әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев