Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ураза ашы. Яшелчәле «голубцы»

Олы ураза башка уразалардан кырыслыгы белән аерыла. Бу вакытта ит, сөт ризыклары, күкәй ашарга ярамый.

Кирәк булчак: 1 баш кәбестә, 150 грамм дөге, 2 кишер, 1 баш суган, 1 аш калагы томат пастасы, 1 чәй калагы шикәр комы, 5-6 бөртек кара борыч, 1 лавр яфрагы, үсемлек мае, тоз, борыч.

Дөгене суда бераз пешереп алырга. Вак итеп туралган суганны майлы табага салып, саргылт төскә кергәнче кыздырырга һәм кыргычта уылган кишер өстәп, тагын 2-3 минут тотарга. Дөгегә кушып болгаткач, суытырга. Кәбестә яфракларын сак кына аерып алып, зур кәстрүлдә кайнап торган тозлы суга салып, 3-4 минут тотарга һәм тишекле зур чүмеч белән судан алырга. 

Һәр кәбестә яфрагына 1-2 аш калагы яшелчә эчлеге салып, конверт сыман төрергә. Бу голубцыларны кәстрүлгә тезеп чыккач, өстенә 1,5 стакан яшелчә шулпасы яки кайнар су салырга, тоз, борыч сибеп, лавр яфрагы өстәп, кайнатып чыгарырга. Томат пастасы, шикәр комы салгач, кәстрүл капкачын ябып, сүрән утта 40-50 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев