Укропның файдасы
Төрледән-төрле ни төрле

Укропның файдасы

Укропны тәмләткеч кенә түгел, дәвалану чарасы буларак та кулланалар.

— Укроп күңел болганганда булыша. Ризык эшкәртелү бо­зылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (ягъни 1 өлешкә — 10 өлеш су). Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та ях­шы.

— Шикәр чире белән авыручы кешеләргә дә бик файдалы ул. Ник дигәндә, шикәр чире үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый.

— Күз авыртканда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, шуның белән 20 минутка күзләргегезне каплагыз. Моны 20 көн дәвамында кабатларга кирәк. Төнәтмә болай ясала: 1 аш калагы орлыкка 1 стакан кайнап чыккан су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

— Укроп төнәтмәсе эчү бала имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

— Укроп ярдәмендә бәвел тотмауны да 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы урында (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез.

1001 киңәш


Нет комментариев