Тузганаклы салат
Төрледән-төрле ни төрле

Тузганаклы салат

Витаминлы салат рецепты.

Кирәк булачак: Бер бәйләм тузганак яфрагы, кузгалак, петрушка, укроп, яшел суган, 2 аш калагы каймак яки үсемлек мае (зәйтүн мае да ярый), 1 күкәй, тоз.

Яшь тузганак яфракларын алдан 1 аш калагы тоз салынган 1 литр суда 30 минутка батырып торырга кирәк. Аннан суын саркыткач турыйбыз. Башка ингредиентларны турап, май белән тугылыйбыз. 

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев