Төрле киңәшләр: юеш утынны яндырып җибәрә алмасагыз, тоз сибегез
Көндәлектә кирәге чыгардай киңәшләр.
Чөгендерне пешерер алдыннан яхшылап юарга, тамырын төптән кисмәскә кирәк. Юкса аның согы ага, яшелчәнең тәме үзгәрә. Төсен сакласын өчен, суына 1 аш кашыгы аш серкәсе өстәргә була.
Беркайчан суыткычтан алынган салкын итне кыздырмагыз. Ул 1-2 сәгать бүлмә температурасында торып җылынырга тиеш. Шул чакта гына ит матур элпә ясап кыза.
Җир астында үскән яшелчәләрне — салкын, җир өстендә үскәнен кайнар-суга салып пешерәләр.
Банан, кивины суыткычка куймагыз. Алар бүлмә температурасында торырга тиеш.
Камырына аз гына кайнар су өстәгәндә, коймак челтәрләнеп пешә.
Он, ярмалар кортламасын өчен, арасына чистартылмаган берничә тырнак сарымсак салыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев