Токмач пешкән суның файдасы
Хуҗабикәләрнең күбесе токмач пешкән суны түгә. Ә бит аннан файдаланырга мөмкин.
Коймак камырына өстибез. Сөткә бераз гына шул суны кушсаң, коймак күпереп, бик йомшак һәм тәмле булып пешәчәк.
Фасоль яки борчакны җебетәбез. Болай эшләгәндә, кузаклылар үзенчәлекле бер тәмле тәм сеңдереп, тизрәк пешәчәк.
Гөлләргә сибәбез. Ләкин су кайнар һәм тозлы булмаска тиеш! Сыеклыктагы крахмал гөлләрне тукландыра.
Савыт-саба юу өчен кулланабыз. Майлы таба яки башка савытны токмач "шулпа"сына салып, бераз тотабыз. Крахмал майны бик яхшы эретә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев