Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Талпан кадалудан үз-үзеңне саклау өчен киңәшләр

Талпан кешегә урманда яки паркта, дача участогында тешләргә, урманнан алып кайткан ботаклар белән бергә өйгә эләгергә, йорт хайваннары йонына һәм башкача килергә мөмкин.

Талпанның күпчелек өлеше үзенең корбанын үлән өстендә яки җирдә көтеп тора. Урманга җыенып, үзегезне талпан һөҗүменнән сакларга тырышыгыз:

  • беләзеккә тыгыз бәйләнгән озын җиңле кием киегез;
  • чалбар балакларын биек итек кунычына тыгыгыз (аяк киеме киегез);
  • капюшонлы киемнәр киегез;
  • талпанны күрү җиңелрәк булсын өчен, ачык төстәге җәймәләрне сайлап алыгыз;
  • кием-салымны һәм тәненең ачык өлешләрен талпаннарны изеп баручы җайланма белән эшкәртегез;
  • урман буйлап хәрәкәт иткәндә, сукмакның уртасыннан барырга тырышыгыз.
  • аякка резин итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк.
  • муен ачылып торырлык булмасын.
  • касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.

Талпан тешләр өчен бик озак урын эзли, шуңа күрә урманда яки дачада озак йөргәндә һәр ике сәгать саен үз-үзеңне тикшереп торырга кирәк. Өйгә кайтканда кием-салымны карарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев